Узган ял көннәрендә булган явым-төшемнәрдән соң автомобильләрдә гадәти булмаган катлам барлыкка килгән.
Татарстан синоптиклары узган ял көннәрендә булган явым-төшемнәрдән соң автомобильләрдә барлыкка килгән гадәти булмаган катламның ни булуын аңлатты. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
«Метеорологлар Казан метеостанциясендә атмосфера явым-төшемнәре пробаларын алган, әмма үрнәкләрнең аз булуы сәбәпле, аларны кислоталылыкка һәм электр үткәрүчәнлеккә генә анализлаган.
«Шәһәрдә (Казанда – Т-и иск.) кешеләр автомобильләрдә күзәткән куныкның көчле җил аркасында юл кырыйларыннан тоз һәм реагентларның атмосферага күтәрелүе белән аңлатыла», - дип фаразладылар ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев