Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә
Соңгы яңалыклар

Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә

Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.

Иртәгә, 25 февральдә, Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. 

Иртән һәм көндез республиканың көнбатыш районнарында, Казанны да кертеп, буран көтелә. Моннан тыш,секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.  

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда аномаль салкыннар 25 февральгә кадәр сакланачак, дип хәбәр иткән иде.  

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев