Татарстан Республикасында ЧНКАның XII хисап-сайлау конференциясе узды
Конференциядә җәмгыятьнең 2021-2023 еллардагы эшенә йомгак ясалды һәм киләсе срокка планнар билгеләнде. Чарада 100 дән артык делегат һәм кунак катнашты.
2021 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча бүген республикада 90 меңнән артык чуаш яши.
Конференция эшендә ТР Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин катнашты. Үз чыгышында ул Чуаш мәдәни автономиясенең гамәлгә ашырыла торган проектларын бәяләде һәм дәүләт милли сәясәте өлкәсендә Татарстан Республикасы программалары буенча төп чараларны гамәлгә ашыруда җәмгыятьне берләштерүнең мөһимлеген ассызыклады.
Конференциядә Россия чуашларының Федераль НКА Советы Рәисе, Россия Герое, генерал-лейтенант Николай Гаврилов чыгыш ясады.
Чуаш НКА лидеры, ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин республикада чуаш мәдәнияте йортын ачу планнары турында хәбәр итте. Моның өчен бина инде бирелгән.
Делегатлар туган телне үстерү һәм милли мәдәниятне популярлаштыру буенча эшне көчәйтү турында карар кабул иттеләр. Бу юнәлештә ЧНКА тарафыннан берничә грант проекты уңышлы тормышка ашырылган.
Балалар һәм яшьләр өчен милли үзенчәлекне саклау буенча белем бирү, үстерү проектларын гамәлгә ашыру оешма эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора.
Мәктәп укучыларының фәнни-гамәли конференцияләрен, балалар чуаш фестивальләрен һәм бәйгеләрен үткәрүче автономиянең район вәкиллекләренә ЧНКА җитәкчелегенең акчалата сертификатлары тапшырылды.
Бу көнне автономия әгъзалары махсус операция зонасында булган якташларына 550 мең сумнан артык гуманитар ярдәм җыйды.
ТРда яңа срокка Чуаш НКА рәисе итеп съезд Дмитрий Самаренкинны сайлады. Безнең районның ун кешедән торган делегациясен район ЧНК җитәкчесе Роза Чентаева җитәкләде.
Конференциядә шулай ук “Уяв” республика чуаш бәйрәме быел 6 июльдә Әлки районы Сиктермә авылында узачагы игълан ителде.
Фото: Константин Малышев һәм Роза Чентаева архивыннан.
Нет комментариев