Татарстан прокуроры Чаллыны карантинга ябу турындагы имеш-мимешләрне кире какты
Соңгы яңалыклар

Татарстан прокуроры Чаллыны карантинга ябу турындагы имеш-мимешләрне кире какты

Табиблар Илдус Нәфыйковка коронавирус таралу шартларында автошәһәр хастаханә һәм поликлиникалары пациентларны кабул итү вазгыяте турында сөйләделәр.

Татарстан прокуроры Чаллыны карантинга ябу турындагы имеш-мимешләрне кире какты. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бүген Илдус Нәфыйков Чаллыда эш сәфәрендә булды. Анда табиблар белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде, шулай ук автошәһәр медицина учреждениесендә булды. Үз чиратында медперсонал республика прокурорына коронавирус таралу шартларында пациентларны кабул итү вазгыяте турында сөйләде.

 Илдус Нәфыйков журналистларның социаль челтәрләрдәге һәм халык арасында шәһәрне карантинга ябу ихтималы турындагы сорауларына җавап биреп, бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килмәвен әйтте.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Набчелны.ру


Нет комментариев