Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә куркынычсызлык мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга кушты. Бу хакта ул парламентка еллык Юлламасында сөйләде.
«Халыкны борчыган сорауларның берсе – белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык мәсьәләсе. Ижевск мәктәбендәге күптән түгел булган фаҗига татарстанлылар күңелендә авыр тәэсир калдырды. Матди-техник тәэминат һәм физик каравыл буенча барлык кирәкле күрсәтмәләр бирелде. Муниципаль берәмлек башлыкларына бу сорауны аерым контрольдә тоту зарур», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Нет комментариев