Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан мәчетләрендә быел Гает намазы гадәттәгедән соңрак башланачак

21 апрель көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә Ураза гаете билгеләп үтеләчәк.

Изге җомга көненә туры килгән бәйрәм мәчетләрдә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укыла, дип хәбәр итә Диния нәзарәте .

Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен Татарстан мөфтияте сайтында, «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында карап булачак.

Гадәттә, Гает намазын кояш чыкканнан соң ярты сәгатьтән укыйлар, Казанда ул 4.25 сәгатьтә чыгачак. Әмма быел ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Гает намазы вакытын соңрак вакытка күчерү турында карар кабул ителде, шәригать буенча ул рөхсәт ителә.

Исегезгә төшерәбез, Ураза гаете көнендә Татарстан башкаласында шулай ук «Гает моңы» бәйрәме узачак. Ул «Рухи моң» фестиваль-конкурсының гала-концерты булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев