Соңгы яңалыклар

Татарстан һәм Почта Банк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XXV Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «Почта Банк» АҖ президенты – идарә рәисе Александр Пахомов белән очрашты.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Операция челтәрен үстерү өчен гамәлдәге почта бүлекләреннән файдалану «Почта Банк»ның өстенлеге булып тора. «Банк социаль бурыч үти – авыл халкына банк хезмәтеннән файдалану мөмкинлеген бирә. Банкның барлык авыллардагы почта бүлекләрендә дә эшләве мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенге көндә «Почта Банк» Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә дә тәкъдим ителгән.

ТР Президенты шулай ук республика эшкуарлары белән эшчәнлекне үстерүнең әһәмиятен һәм уңайлы кредит продуктларын әзерләү кирәклеген искәртте.

«Максатыбыз – шәһәрләрдә дә, үзәктән ерактагы авылларда да банк хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге тудыру, чөнки бу территорияне уңышлы социаль-икътисади үстерүдә төп факторларның берсе», - дип искәртте, үз чиратында, «Почта Банк» АҖ президенты – идарә рәисе Александр Пахомов

«Тормыш сыйфатын арттыруга бәйле социаль проектлар һәм программаларны гамәлгә ашыру юнәлешендә дә бергәләп хәрәкәт итәчәкбез. Республика җитәкчелегенең моңа зур игътибар бирүе куандыра», - дип ышандырды ул.

Очрашу ахырында яклар Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Почта Банк» акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзалады.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев