Казанлылар онлайн-тест узып, Татарстан Республикасы Конституциясен белү буенча республика конкурсында катнаша ала.
Катнашучыларга республиканың төп законының төп нигезләмәләре турындагы сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.
Тестны 1 ноябрьгә кадәр теләгән һәркем алдан теркәлгәннән соң сайтта уза ала. Һәр катнашучы үз нәтиҗәләре язылган электрон сертификат алачак. Иң күп балл җыйганнарга кыйммәтле бүләкләр – цифрлы гаджетлар тапшырылачак, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге.
Конкурс 6 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк ТР Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулу алдыннан «Гражданлык инициативаларына ярдәм итү үзәге» региональ иҗтимагый фонды тарафыннан уздырыла.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев