Татарстан кешесе балаларына алимент түләмәс өчен фамилиясен үзгәрткән
Соңгы яңалыклар

Татарстан кешесе балаларына алимент түләмәс өчен фамилиясен үзгәрткән

Приставларның күп тапкырлар искә төшерүләренә карамастан, Татарстан кешесе алимент йөкләмәләрен үтәүдән качып йөргән.

Нәтиҗәдә, аны эзләүгә биргәннәр.

ЗАГСка мөрәҗәгать җибәргәннән соң, суд приставлары ир-атның үз фамилиясен үзгәртүен ачыклаган. Элекке мәгълүматлар белән банкларга җибәрелгән мөрәҗәгатьләргә тискәре җаваплар килгән.

Пристав-башкаручы җәзага тарту турындагы карарны үзгәрткәннән соң, ата хисабыннан 223 мең сум күләмендә бурыч түләтелгән. Бу хакта Республика суд приставлары идарәсендә сөйләделәр.

Чыганак


Нет комментариев