Татарстан юлында ике җиңел автомобиль бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе үлгән
Соңгы яңалыклар

Татарстан юлында ике җиңел автомобиль бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе үлгән

Бүген иртән республиканың Алексеевск районында, Алексеевск – Биләр трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада Калина» каршы як полосага чыккан һәм шунда «Лада Ларгус» белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «Лада Калина» белән идарә иткән хатын-кыз шунда ук һәлак булган. Авариянең нечкәлекләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да сак булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев