Татарстан яңа торак салу буенча Россия төбәкләре арасында бишенче урында тора
Соңгы яңалыклар

Татарстан яңа торак салу буенча Россия төбәкләре арасында бишенче урында тора

Агымдагы елның гыйнварыннан алып августка кадәр Татарстанда торак йортлар төзелеше темпы узган ел белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә арткан.

Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары сөйли.

Шушы вакыт эчендә 2,5 млн квадрат метр торак йорт төзелгән, шуларның 750 меңе күпфатирлы йортлар. 1,7 млн квадрат метры – шәхси йортлар. Барлыгы 12 мең шәхси йорт һәм 126 күпфатирлы йорт төзелгән.

Татарстан, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре, Краснодар крае һәм Мәскәүдән генә калышып, Россиянең барлык төбәкләре арасында торак тапшыру буенча бишенче урында тора.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев