Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан делегациясе Әфганстанда файдалы казылмалар чыгару проектларын карады

Татарстан бизнесы вәкилләре делегациясе файдалы казылмалар чыгару һәм эшкәртү буенча проектларның вариантларын карау һәм тикшерү өчен Әфганстанда булды.

 

Бу хакта «Татар-информ»га делегация башлыгы - Россия мөселманнарының Хәйрия патриотик фонды (аның вәкиллеге Кабулда да эшли) генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин хәбәр итте.

«Делегациянең бурычларының берсе күмер шахталарын һәм литий, бакыр, кургаш һәм тальк чыгару карьерларын карау иде. Без Баглан, Тахар, Бадахшан, Саманган һәм Фарьяб провинцияләрендә булдык. Шулай ук безнең делегация составында геолог бар иде, ул совет чорында ук Әфганстанда җир асты байлыкларын тикшерүдә катнашкан. Ул урында табылган руданың составын өйрәнде, чыганакларның паспортлары белән танышты һәм аларның сыйфатын раслады. Моннан тыш, делегация Пяндж елгасы үзәнендә булды, анда алтын ятмаларын эшкәртү мөмкинлеге бар», - дип сөйләде Рөстәм Хәбибуллин бизнес-миссиясе эше турында.

Әфганстанда алтын чыгару эше борынгы заманнан бирле алып барыла. Кайбер мәгълүматларга караганда, әле ике мең ел элек алтын ятмалары борынгы Бактриядә эшкәртелгән. Хәзерге вакытта Пянджда һәр тырышкан кеше аена уртача сигез килограмм алтын чыгара.

«Бу Россия ягыннан чыганакларны беренче геологик өйрәнү. Моңа кадәр бу юнәлештә эшләр СССР вакытында гына алып барылды. Киләчәктә Татарстан һәм Россия бизнесменнарының тагын берничә делегациясе сәфәре планлаштырыла. Алар Әфганстанның файдалы казылмаларын чыгару һәм эшкәртү проектлары белән кызыксына», - диде Рөстәм Хәбибуллин.

Элегрәк Әфганстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстанның «КЭР-Холдинг» энергетика компаниясенә күмер электр станцияләре төзелешенә һәм алга таба инфраструктура проектларын үстерүгә миллиард доллар бүлеп биргән иде.

«Күмер электр станциясе төзелешен проектлау графиктан алда бара. Хәзерге вакытта күмер җитештерү шахталарын карау шулай ук Әфганстан өчен бу мөһим проектны гамәлгә ашыруның бер өлеше булып тора. Күмер мондый электр станциясе эше өчен чимал була», - дип аңлатты Рөстәм Хәбибуллин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев