Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Болгарның чикләрен үзгәртүне карарга җыена
Соңгы яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Болгарның чикләрен үзгәртүне карарга җыена

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 44нче утырышы уза.

Анда депутатлар Спас районының Болгар һәм Идел буе авыл җирлеге чикләрен үзгәртү мәсьәләсен карарга җыена.

Парламентарийлар барлыгы 24 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән республиканың 11 закон проекты, ике федераль закон проекты һәм Россиянең башка төбәкләренең ике закон инициативасы. Республиканың барлык закон проектлары беренче укылышта тәкъдим ителә.

Аерым алганда, депутатлар 2022 елда төбәк бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы законнар проектлары, хуҗалык җәмгыятьләренең идарә һәм контроль органнарында дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләре турында фикер алышачак.

Беренче укылышка шулай ук мәгълүмати системалар һәм мәгълүматлаштыру, гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү, балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турындагы законнарга үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары әзерләнгән.

Моннан тыш, Дәүләт Советының Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга экологик хисап бирү таләпләрен камилләштерү турындагы мөрәҗәгатен карау көтелә. Көн тәртибенә Алексей Угаровны («Татар-информ» агентлыгының шеф-мөхәррире) «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире вазифасына билгеләү белән бәйле мәсьәлә кертелгән.

Парламентарийлар Татарстан Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап, Татарстанда яшьләр сәясәте һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү чаралары турында докладлар тыңлаячак.

Чыганак


Нет комментариев