Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстан авыл хуҗалыгы тармагында авыр агродроннарны сыный башларга мөмкиннәр

Авыр агродроннарны сынау өчен эксперименталь-хокукый режим урнаштырырга кирәк.

Татарстанда һәм Россиянең тагын алты төбәге авыл хуҗалыгы тармагында агросәнәгать комплексында эшләү өчен билгеләнгән авыр пилотсыз очу аппаратларын сыный башларга мөмкиннәр. «Консорциум БАС» компаниясе тәкъдим иткән әлеге аппаратлар Россия почтасы һәм «Сколково капитал» тарафыннан эшләнгән. «Ведомости» газетасы документларга сылтама белән шул хакта яза.

Авыр агродроннарны сынау өчен эксперименталь-хокукый режим урнаштырырга кирәк. «Консорциум БАС» генераль директоры Денис Барышников басмага «Пилотсыз авиация системаларыннан файдалану буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь-хокукый режим программаларының» чын булуын раслады.

Эшкуар сүзләренчә, заявка РФ Икътисади үсеш министрлыгында килештерү стадиясендә. Ведомствода документларның «өстенлекле тәртиптә» каралуын әйттеләр. Министрлык вәкиле искәрткәнчә, тиздән программа проектын профиль ведомстволарга һәм тәҗрибә үткәрү ниятләнгән төбәк хакимиятләренә килештерүгә җибәрәчәкләр.

Татарстаннан тыш, агродроннарны Алтай һәм Краснодар крайларында, Белгород, Новосибирск, Ростов һәм Самара өлкәләрендә сынарга ниятлиләр.

Чыганак

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев