Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына гаризалар кабул ителә

2023 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсын игълан итте.

Министрлык сайты шул турыда хәбәр ителә.

Бәйгегә эшләр 2023 елның 5 июненнән 20 октябренә кадәр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:

  • «Педагог һәм остаз»;
  • «Гореф-гадәтләр һәм йолалар»;
  • «Халык гамәли сәнгате».

Фотоконкурста 18 яшькә җиткән, анкета-гариза биргән һәм билгеләнгән вакыт эчендә бәйге тематикасы һәм фотоконкурс турында нигезләмәдә күрсәтелгән номинацияләрдә эшләр тәкъдим иткән Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Бәйгедә җиңүчеләргә һәр номинациядә:

  • I дәрәҗә диплом белән 65 мең сум күләмендә акчалата премия;
  • II дәрәҗә диплом белән 45 мең сум күләмендә акчалата премия;
  • III дәрәҗә диплом белән 25 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак.

Фотоконкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дигән дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Ул «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.08.2020 көнендәге 730нчы карары» белән расланган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев