Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татар теленә уен элементларын кулланып өйрәтә

Балалар бакчасы тәрбиячесе үз хезмәте белән иҗатның чиге булмавын раслый.

Һәм сабыйларны укыту һәм тәрбия бирү буенча эшне камилләштерү юлларын эзләүне үзенең төп бурычы итеп саный.

Күпьеллык хезмәте өчен «Колобок» балалар бакчасының татар теле буенча педагогы Сания Мостафина Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына һәм Рәхмәт хатына лаек булды. Аның тәрбияче буларак эшчәнлеге камиллекнең чиге булмавын раслый.

–Татар телен укыту - да нәтиҗәләргә ирешүдә Сания Минәхмәт кызына традицион белем бирү алымнарын инновацияләр белән оста яраштыру мөмкинлек бирә, – дип сөйли мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Валентина Лодоркина. – Яңа сүзләр һәм сүзтезмәләрне өйрәнгәндә, тәрбияче уен элементларын керткәнгә күрә, балалар тулы җөмләләрне истә калдыралар һәм педагог сорауларына логик эзлеклелек белән җавап бирәләр. Шул ук вакытта нәниләр өчен төп мотивация булып тәрбияченең мактау сүзе тора. Мондый эш нәтиҗәләре белән ата-аналар да канәгать.

Яхшы психолог буларак, Сания Минәхмәт кызы теләсә кайсы сабый күңеленә ачкыч таба. Хәтта балалар бакчасы бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән сабый да, аның белән аралашып, тиз арада психологик киртәне уза һәм аның өчен коллектив булган яңа дөнья белән элемтә таба.

Сания Минәхмәт кызы, яшь коллегалары сүзләренә караганда, тәҗрибәле педагог кына түгел, игелекле остаз да. Беркайчан да беркемгә дә ярдәм итүдән баш тартмый. Шуңа күрә дә балалар һәм аларның әти-әниләре, хезмәттәшләре тарафыннан ул ихтирам һәм хөрмәт казанган. Бөек рус язучысы Лев Толстой әйткәнчә, тормышыбызның иң югары максаты – яхшылыкка омтылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев