Татар теле мөгаллимнәре фәнне укытуның актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар
Соңгы яңалыклар

Татар теле мөгаллимнәре фәнне укытуның актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар

Туган тел һәм әдәбияты укытучылары секция дәресләрендә телне һәм әдәбиятны өйрәнүнең иң көнүзәк мәсьәләләрен күтәрделәр.

Август конференциясе кысаларында узган киңәшмәдә укытучылар 2025-2026 уку елына эш планнарын тормышка ашыру буенча да, шулай ук яңа юнәлеш буенча да тәҗрибә уртаклашып чыгыш ясадылар. Педагоглар грант проектлары, телне һәм әдәбиятны укыту торышы буенча да фикер алыштылар.

Эш киңәшмәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының еллык эш планын тикшерү һәм яңа уку елы башлануга җылы теләкләр белән тәмамланды.


Нет комментариев