Тарих белән кызыксыну гомер буе дәвам итә
Соңгы яңалыклар

Тарих белән кызыксыну гомер буе дәвам итә

Бүген Аксубай районының Мактаулы гражданины, мәгариф ветераны Шәүкәт Кәбиров 75 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Ул район тарихын өйрәнүгә, аны саклауга, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән кеше. Ул – редакциянең тугры дусты, күп еллар дәвамында ул безнең белән хезмәттәшлек итә, тарихи характердагы материалларны тәкъдим итә.

Шәүкәт Галимҗан улының балачагы, яшьлеге Яңа Ибрай авылында узган. Мәктәпне тәмамлагач, ул сигез ел «Үсәр» колхозы комсоргы, партком секретаре булып эшли. Аннары туган мәктәбендә балаларга тарих фәнен укыта, уку-укыту буенча директор урынбасары, директор булып эшли. Шәүкәт Галимҗан улы Казан университетының тарих факультетын тәмамлаган. Тарихчы 48 еллык хезмәт стажының 34 елын мөгаллимлек эшенә багышлаган.

Шәүкәт Галимҗан улының тарих белән кызыксынуы балачакта ук дәрестә пәйда була һәм ул аны гомер буе озата килә. Ул мәктәптә 5 мең экспонатны туплаган музей булдырды. Бөек Ватан сугышы кырларында сугышкан һәм, фронтка ярдәм итеп, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертте.

Яңа Ибрай авылы бөек исемнәр – философия фәннәре докторы Мансур Абдрахманов, генерал-майор Алмас Әдһәмов белән бәйле булсын өчен ул бик күп эшләде.

Шәүкәт Галимҗан улы – Яңа Ибрай мәктәбендә еш кунак. Ул укучыларга авыл тарихы, биредә яшәгән, эшләгән, Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен гомерен кызганмыйча дошманга каршы аяусыз көрәшкән каһарманнар турында сөйли.

– Балаларга үткәннәр кызыклы булганда, алар минем сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлаганда, күңел сөенә, – дип уртаклашты Шәүкәт Галимҗан улы. – Димәк, алар үз төбәкләрен яраталар, ә бу кешенең шәхесен формалаштыруда бик мөһим. Тик мәктәптә балалар гына азая, менә бу борчуга сала.

Бүген дә Шәүкәт Галимҗан улы эзләнүләр белән мәшгуль. Ул әтисенең фронт юллары турындагы материалларны эзли.


Нет комментариев