Балачак навигаторлары 2024/25 уку елы тәмамлануга багышланган очрашуда балаларның гражданлык активлыгын тәрбияләүдә тупланган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, узган ел зур эш башкарылган.
Остазлар тарафыннан башкарылган соңгы иң мөһим эш мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү булган.
Безнең районның директорлар киңәшчеләре эшчәнлеге «Росдетцентр» федераль дәүләт учреждениесендә югары бәяләнде. Муниципаль координатор Наталия Хәйруллина Татарстан Республикасында тәрбия үсешенә зур өлеш керткәне өчен ФДБУ бүләгенә лаек булды.
Утырышта яшүсмерләр белән профилактик эш темасын да кузгаттылар.
Киңәшчеләр хокук бозуларны профилактикалауда кулланылган эш гамәлләре белән уртаклаштылар.
Ә муниципаль координатор Наталия Хәйруллина әлеге юнәлештә эшне оештыру форматларын тагын бер кат билгеләп үтте, бу яңа 2025/26 уку елында да актуальлеген югалтмаячак.
Чираттагы киңәшмә белем бирү процессында директорлар киңәшчеләре роленең никадәр зур булуын тагын бер кат раслады.
– Сез тәрбия процессын яңа шартларда – балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләрен үстерү шартларында оештыру өчен җавап бирәсез, – дип билгеләп үтте муниципаль куратор. – Чаралар һәм конкурслар буенча мәгариф киңлегенә федераль һәм төбәк көн тәртибен трансляциялисез. Бердәм гамәлләр көннәрендә кызыклы вакыйгаларга һәм чараларга мөмкин кадәр күбрәк балаларны җәлеп итәргә тырышасыз, бу аларга үз-үзләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирә.
Чөнки Бердәм гамәлләр көннәре кысаларында барлык чаралар Россиядә традицион мәдәни-әхлакый кыйммәтләрне һәм нигезләрне саклауга юнәлтелгән.
Яшьләр вожатыйлары балаларның шәхси үсешендә һәм аларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә яңа юллар турында фикер алыштылар.
Нет комментариев