Таныш булмаган сыйныфта дәрес
Семинарда катнашучы эш тәҗрибәсе белән уртаклашкан өчен сертификат алды.
Николай Савруков исемендәге Сөнчәле урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Матюкова Наталья көндезге форматта чит тел укытучыларының «Чит тел дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә XXI гасыр компетенцияләре нигезе буларак укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру» темасына республика семинарында катнашты.
Мөгаллим Лениногорск шәһәренең 7 нче урта мәктәбендә 6 сыйныфта ачык дәрес үткәрде. Семинарда катнашучыга эш тәҗрибәсе белән уртаклашкан өчен сертификат тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев