«Функциональ математик грамоталылык формалаштыру» атналыгы кысаларында районның мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар узды.
Мисалга, Иске Ибрай урта мәктәбендә атнаның беренче яртысында урта һәм өлкән сыйныфлар укучылары арасында «Тарихка сәяхәт» чарасы үткәрелде, аның барышында 7 сыйныф укучылары математика укытучысы җитәкчелегендә математиканың тарихы белән таныштылар, бу фән үсешенә иң зур өлеш керткән галимнәр турында белделәр, геометрик фигуралар коллекциясен карадылар.
8 А һәм 8 Б укучылары арасында «Математик викторина» үткәрелде, укучылар «Күңелле сораулар», «Геометрия», «Графика» һәм «Анаграмма» кебек раундларда үз белемнәрен сынадылар.
«Математик этюдлар» видеозалында 7 сыйныф укучылары сайтта кыска видеороликлар карадылар
Атнаның беренче көннәреннән үк мәктәп китапханәсендә «Математика иленә сәяхәт» исемле китаплар күргәзмәсе оештырылды. Монда математика һәм финанс грамоталылыгы китапларын өйрәнергә мөмкин иде.
«Функциональ математик грамоталылык формалаштыру» тематик атнасының икенче яртысында 10 нчы сыйныфта «Гаилә бюджеты» дигән эшлекле уен үткәрелде. Уен барышында ике «гаилә» үзләренең бер айлык гаилә бюджетын исәпләп чыгардылар һәм алынган мәгълүматлар буенча «чыгымнарны» санап бирделәр.
9-10 сыйныфлар тиешле сайтта укучылар өчен финанс арифметикасы буенча онлайн-тест, ә 6 һәм 11 сыйныфлар финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетын үттеләр.
Шулай ук 8 нче сыйныф укучылары «Математиклар шаярта» дигән рәсем, шигырьләр бәйгесендә бик теләп катнаштылар.
Яңа Ибрай урта мәктәбендә дә тематик атна бай эчтәлекле булды. «Математик тартмачык» шигырь бәйгеләре, «Табигатьтә математика» дигән танып белү сәгатьләре узды. «Тылсымлы чикләр» иҗади остаханәсе атнаны тәмамлады.
Укучылар укытучы җитәкчелегендә «Безнең тирәдә геометрия» проектларын эшләделәр.
Нет комментариев