Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Талпаннарны келәшчә белән алып булмый

Аксубайлыларны талпаннар белән күчә торган йогышлы авырулар турында кисәтәләр.

Талпан энцефалиты вирусы (КВЭ) – инвалидлыкка яки үлемгә китерергә сәләтле үзәк нерв системасына зыян китерүче кискен йогышлы вирус авыруы.
Авыруны уяутучы бактерияләр кешегә вируслы талпан тешләгәннән соң  беренче минутларда ук селәгәй белән күчә. Урманнарда, урман паркларында, шәхси бакча участокларында һәм хәтта талпаннарның  массакүләм һөҗүм итү чорында кәҗәләр, сарыклар, сыерларның кайнатылмаган сөтләрен эчкәндә дә авыруны йоктыру ихтималы зур, чөнки вирус сөттә дә булырга мөмкин.
Безнең район талпан энцефалиты вирусы таралу ихтималы зур булган  территориягә керә. Ә иксодлы талпан боррелиозы буенча – бөтен республика  даими була торган территорияләр исәбендә.
Хастаханәгә талпан тешләп 4 аксубайлы мөрәҗәгать иткән. Аларның барысы да балигъ булмаган үсмерләр. Аларга иммуноглобулин ясалган. Гадәттә, өлкәннәр талпан тешләвенә игътибар итмиләр, аны тәннән үзләре чыгаралар. Әмма бу начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Роспотребнадзор белгечләре кисәтүенчә, талпанны үзегез алгансыз икән, аны сакларга һәм ашыгыч рәвештә медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, талпан тикшерүгә җибәреләчәк, ә зыян күрүчегә тиешле медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Тәннән алынган талпанны ташларга ярамый! Уңай нәтиҗәләр булганда талпанны вакытында тикшерү, талпаннарның йогышлы авыруларын профилактикалауны вакытында башларга ярдәм итә.
ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе ял урыннары һәм урман массивларында булганда шәхси талпаннан саклану чараларын куллану кирәклеге турында искәртә: ачык төстәге, тәнгә ябышып торучан, капюшонлы, озын җиңле һәм җиңе беләзектән резинка белән эләктерелгән кием кияргә. Талпаннардан саклану өчен аларны куркыта торган махсус чаралар – репеллентлар кулланырга. Чирәмгә утырырга яки ятырга, өзеп алынган чәчәкләрне өйгә алып керергә ярамый. Киемнәрне, тәнне һәм чәчне гел карап торырга кирәк. Талпан энцефалиты вирусы буенча авыру даими була торган территорияләрдә сөт һәм сөт продуктларын кайнатканнан соң гына кулланырга.
Талпан энцефалиты вирусына бәйле хәл ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе контролендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев