Талпаннар уянды
2022 елда Аксубай районында талпан утыруның 86 очрагы теркәлгән.
Республикада талпан вирусы энцефалиты белән зарарлануның җирле очраклары теркәлмәгән, 35 кеше иксод талпан боррелиозы белән авырган.
– Җылы һава торышы килү белән язның төп проблемаларының берсе булган – талпаннар уяна. Гадәттә, аларның активлыгы көннәр җылыну һәм алар өчен уңайлы шартлар булган март ахырында һәм апрель башында барлыкка килә. Аларны «безнең кечкенә дошманнарыбыз» дип атарга да була, – дип сөйли Роспотребнадзорның Аксубай районындагы идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. – Талпаннар турында күбесенчә май аенда, алар әле активлыкларын башлаганда гына сөйләү гадәти хәл. Әмма, кан суыручылар яздан алып көзгә кадәр куркыныч.
Походта яки йорт яны участогында гына түгел, хәтта шәһәр яки авыл үзәгендәге паркта да үзеңне талпаннардан ничек сакларга? Талпан киемгә ябышканнан соң тәннең капланмаган урынын эзләп өскә үрмәли. Шуңа күрә урман бете үтеп кермәслек итеп киенү мөһим. Урманга барганда өскә ачык төстәге киемнән булу (анда талпан тиз күзгә ташлана) яхшы. Аякка резин итек кияргә, күлмәк җиңнәрен беләзектән киң тукыма яисә резина белән тарттырып куярга кирәк. Муен ачылып торырлык булмасын. Баш киеме кияргә. Урманнан кайткач, киемнәрне һәм тәнне җентекләп тикшерегез. Урманда йөргәннән соң, сезнең белән булган хайваннарны да карарга кирәк.
Әгәр дә талпан табылса, ашыгыч рәвештә медицина пунктына мөрәҗәгать итегез.
Әгәр дә якын-тирәдә медицина пункты булмаса, 103 номерлы шәһәр телефоны аша ашыгыч ярдәм хезмәте белән элемтәгә керегез яки кесә телефоны аша 112 номерына шалтыратыгыз.
Әгәр дә сезнең ашыгыч ярдәм машинасы белән телефон аша элемтәгә керү мөмкинлеге булмаса, һәм якын-тирәдә травматология пункты яки башка медицина учреждениесе булмаса, талпанны үзегезгә алырга туры киләчәк.
Тәнгә кадалган талпанны, борыны өзелеп калмасын өчен, саклык белән генә тартып чыгарырга кирәк. Ул урынга 10-15 минутка нинди дә булса май сөртеп тотсаң, талпан җиңелрәк чыга. Моның өчен пинцет кулланалар һәм сак хәрәкәтләр белән як-якка каерып тартып чыгаралар. Борыны өзелеп калган очракта утта кыздырылган, яисә спиртта тотылган инә белән актарып алалар. Аннары ул урынга йод эремәсе, спирт, ислемай сөртәләр. Алынган талпанны яндырырга яисә дезинфекцияләүче эремәгә салырга кирәк. Кулны сабынлап юмыйча торып, бернинди очракта да күз, авыз-борын тирәсенә кагылырга ярамый.
Авыру йоктыру куркынычы булганда, талпанны лабораториягә алып бару өчен исән калдырырга кирәк. Бөҗәкне ябык савытта, бераз дымлы мамык яки тукыма белән ташырга мөмкин.
Иң мөһиме, көз көне һәм өч этапта талпаннардан прививка ясау яхшырак – шулай иткәндә организм иң нәтиҗәле сакланачак. Даими иммунитет өчен ким дигәндә ике вакцина куярга кирәк.
Әгәр талпан КВЭ белән зарарланган булса яки КВЭ буенча эндемик территориядә кеше тәненнән алынган талпанны тикшерү үткәрелмәгән булса, зыян күрүчегә талпан тешләгәннән соң 4 тәүлектән дә соңга калмыйча талпанга каршы иммуноглобулин кертелә.
Талпанны талпан боррелиозы буенча тикшерүнең уңай нәтиҗәләре булганда яки талпанны тикшерү үткәрелмәсә, инфекционист табиб урман бете тешләгәннән соң мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә антибиотик дәвалау билгели.
Татарстан Республикасында 2022 елда талпаннарны тәннән алу буенча медицина оешмаларына 10 036 кеше мөрәҗәгать иткән (100 мең кешегә күрсәткеч – 258,3), бу 2021 елгы күрсәткечтән 1,6 тапкыр югарырак (5949 очрак, 100 мең кешегә күрсәткеч – 159, 78) һәм күпьеллык уртача дәрәҗәдән 14,5% ка югарырак (100 мең кешегә күрсәткеч – 223,92).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев