Табигатькә тагын да чистарак булырга ярдәм иттеләр
Соңгы яңалыклар

Табигатькә тагын да чистарак булырга ярдәм иттеләр

Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» акциясен Чабаксар участок урманчылыгы– Урмандеево урманы территориясеннән башладылар.

Районда торак пунктлар территорияләрендә тәртип урнаштыру буенча санитар-экологик икеайлыгы бара. Шулай ук «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең язгы этабы башланды. Урманчылар, бу экологик хәрәкәтне хуплап, Урмандеевога ике ел элек чүп-чардан чистарткан урынга килделәр. Аларның шулай ук җирле халык – Савгач, Урмандеево мәдәният йортлары хезмәткәрләре, мәшгульлек үзәге вәкилләре арасыннан ярдәмчеләре дә пәйда булды.

Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин периметр буенча юл буйлап урман территориясен чистарту бурычы белән таныштырды. Акциядә катнашучылар хезмәтне саклау буенча инструкция алдылар һәм эшкә керештеләр. Ике сәгатьләп бергә бердәм эшләп, алар чүп-чарны җыеп, трактор арбасына төяп озаттылар.

Икенче бурыч – Заря поселогы янындагы чишмә тирәсен җыештыру иде. Матур табигать кочагында урнашкан, төзекләндерелгән чишмә соңгы елларда әйләнә-тирәдән ял итүчеләрне күбрәк җәлеп итә. Бу урын әле легендалар белән дә бәйле.

Әмма табигатьтә ял итәргә яратучылар үз-үзләрен ничек дөрес тотарга, күңел ачканнан соң чүп-чар калдырырга һәм киртәләрне җимерергә ярамавы турында күзалламый. Ә бит ашап-эчкәннән соң, калдыкларны җыештырып үзең белән алып китәргә яисә беренче очраган чүп контейнерына салырга да була. Гәрчә, урман мастеры Владимир Львов, җирле халык чишмәнең чисталыгын күзәтеп торсалар дә, һәркем артыннан күзәтеп бетереп булмый һәм чүп-чар шулай җыела.

Урманчылар һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре тырышып тәртип урнаштырдылар, чүп-чарны арбага төяп, каты көнкүреш калдыклары полигонына илтеп бушаттылар. Әйләнә-тирә табигать иркенрәк сулыш алды кебек тоелды, бөтен җирдә чисталык хөкем сөрде, кошлар тагын да матуррак сайрый башлады. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев акциядә катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерде.

– Бирегә гаиләләрегез, дусларыгыз белән ял итәргә килегез, – дип чакырды ул.

Эш беткәч, яшелләнеп килүче табигать почмагында чишмә суы белән самавыр кайнатып, бергәләп чәй эчтеләр. Моннан да рәхәтрәк нәрсә булырга мөмкин? Башкарылган бурыч хисе белән волонтерлар иркен беседкадагы өстәл артына утырдылар. Үз эшләренә куандылар, аралаштылар. Алар сәфәреннән соң чишмә тирәлегендә бер генә чүп тә калмады.

 


Нет комментариев