Британия табибы Ли кузак-борчаклы ризыкларны артриттан саклану чарасы дип атады.
Кузак-борчаклы ризыклар, бигрәк тә фасоль сәламәтлекне яхшыртырга һәм артрит үсеше куркынычын киметергә ярдәм итә, дип белдерде Британия табибы Дебора Ли Express агентлыгына. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Табиб борчак культураларының сәламәтлек өчен төрле микронутриентларга — витаминнардан алып клетчатка кадәр бай булуын аңлатты. Әмма аларның антиоксидант үзлекләре аеруча да кыйммәтле.
«Бу антиоксидантлар кислородның актив рәвешләре дип аталган потенциаль куркыныч тудыра торган молекулаларга каршы килә һәм аларның зыян китерүен булдырмый кала, шулай ук ялкынсынуны җиңәргә булыша», — диде Ли.
Ул нәкъ менә ялкынсыну, хроник формага күчеп, артрит үсешенең төп сәбәбе булып торуын әйтте.
Табиб ялкынсынуга каршы көрәштә магний мөһим роль уйнавын, аны үзләштерүдә кузак-борчаклы ризыктагы матдәләр ярдәм итүен искәртте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев