Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Шырпы балалар уенчыгы түгел

2022 елда Татарстанда янгыннарда өч бала һәлак булган.

Бу хакта күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге инспекторы эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов сөйләде.

Бала үлеме – берни белән дә чагыштырып булмый торган югалту. Узган ел янгыннарда өч бала һәлак булган, тагын 11е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге биргән статистикадан янгын вакытында электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында бер бала үлгән, алтысы – җәрәхәтләнгән; тәмәке тартканда саксызлык арксында: икесенең гомере өзелгән; газ җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында – берсе, ут белән саксыз эш итү аркасында дүртесе имгәнгән.

Бу ел башыннан Татарстан Республикасы территориясендә өч бала үлгән, тагын дүртесе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

– 01.01.2023 елда Казан шәһәрендә пиротехник эшләнмәне куллану нәтиҗәсендә бала җәрәхәтләнгән. Баланың әти-әнисе аңлатмасыннан: урамга чыктык, ишегалдында компания салют җибәрде, очкын баланың җилкәсенә төште, бала авырту сизде, ашыгыч ярдәм чакырттык;

– 16.01.2023 елда Казан шәһәрендә өй подъездында агач тамбур ишеге яну аркасында зыян күргән бала ДРКБга яну материаллары белән агулану диагнозы белән госпиталиацияләнә. Янгын бүлекчәләре фаҗига булган урынга килгәнче 10 кеше мөстәкыйль эвакуацияләнә (якынча сәбәп – ут төртү);

– 21.01.2023 еллда Казан шәһәрендә 2018 елда туган зыян күрүче уң җилкәсенә һәм калак сөягенә 1-2 дәрәҗә пешү ала, әти-әнисе госпитализациядән баш тарткан (бала әнисе килгәнче коткарылган) (якынча сәбәп – балаларның ут белән шаяруы);

– 11.02.2023 елда Питрәч районында 2021 елда туган зыян күрүче балага яну продуктлары белән агулану диагнозы куелган (янгынның якынча сәбәбе – электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу);

– 11.02.2023 елда Питрәч районында янгын нәтиҗәсендә гаиләнең балигъ булмаган өч баласы һәлак булган (янгынның якынча сәбәбе – электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу).

–Янгыннарда балалар үлеменә китергән сәбәпләр – өлкәннәрнең җинаятьчел ваемсызлыгы, – дип саный Таһир Шәйхетдинов. – Балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатып сөйләшергә кирәк. Балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз. Шунысы мөһим, бала күңелендә ут авыр афәт булып сакланып калсын өчен, аңа шырпының – уенчык түгеллеген, ә утның – күңел ачу түгеллеген аңлатырга кирәк.

Балаларны көнкүреш электр приборларыннан һәм газ плитәләреннән куркынычсыз файдалану кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Җиңел янып китә торган сыеклыкларның куркынычы турында сөйләгез. Янгын чыккан очракта баланы үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Балалар үзләре яшәгән адресны һәм янгын сүндерү хезмәте телефоннарын белергә тиеш.

Балаларга янгын вакытында качарга, өйдән нәрсәдер чыгарырга тырышырга яки ниндидер әйберләрне коткарырга кирәк түгеллеге турында аңлатырга кирәк. Балалар бер максатка гына игътибар итәргә тиеш – өйдән исән-сау чыгу. Балалар ябык фатирларда яки бүлмәләрдә калса, бик куркыныч. Янгын чыккан очракта алар янгын телләре каплап алган бинадан чыга алмаячаклар. Шырпы һәм кабызгычларны бала алырлык урында калдырмагыз. Балага янган мичне карарга кушмагыз. Балага учак кабызуның куркынычлы булуы турында сөйләгез.

Кәрәзле телефоннан экстрен хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерлары – 101, 112.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев