СВО сугышчылары өчен 41 нче гуманитар йөк илтеп тапшырылды
Соңгы яңалыклар

СВО сугышчылары өчен 41 нче гуманитар йөк илтеп тапшырылды

Узган атнада Аксубай районы халкы, безнең якташ-сугышчылар өчен 41 нче гуманитар ярдәм йөген алып барып, янә Донбасска мөһим сәфәр кылдылар.

 Район җитәкчесе Алмаз Мингулов бу миссияне шәхсән үзе җитәкләде.

Гуманитар йөк илтүчеләр составында Анатолий Скворцов, Флен Зәйнуллин, Нияз Җиһангиров, Рәис Хөсәенов, бертуганнар Алмаз һәм Айдар Бакировлар, шулай ук Иван Калугин барды. Йөк алгы сызыктагы сугышчыларның көндәлек ихтыяҗлары өчен барлык кирәкле әйберләрне үз эченә алды: бүлекчәләр өчен өч автомобиль, энергия белән тотрыклы тәэмин итү өчен дүрт генератор, елның салкын вакытында җылыны сакларга ярдәм итәчәк ун автоном миче һәм бер мунча миче. Моннан тыш, ярдәм йөгендә бензопычкылар, техник ярдәм өчен квадрокоптерлар, яшеренү челтәрләре, окоп шәмнәре һәм хәрби хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итүче амуниция бар иде. Шулай ук балалардан юлламалар да алып бардылар – «Нежность» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән солдатларга балалар кулы белән ясалган кул эшләнмәләре һәм хатлар тапшырганнар.

Шулай ук йөк составында азык-төлек тә бар иде – волонтерлар яклаучыларга барлыгы 11 тоннадан артык гуманитар ярдәм тапшырдылар.

Тыл һәм фронт бердәм булып кала! Бигрәк тә шунысы мөһим: җибәрелгән һәр ярдәм йөге – бер тапкыр бирелә торган игелек һәм кайгырту акты түгел, ә системалы, координацияле эшнең бер өлеше. Волонтерлар сугышчылардан яңа заявкалар алды инде һәм ярдәмнең киләсе этабына әзерләнәләр.


Нет комментариев