Светлана Ермолаева – кадастр өлкәсендә бай эш тәҗрибәсе булган белгеч.
2001 елда ул җир төзелеше белгечлеге буенча укуын тәмамлый һәм күп еллар дәвамында җир кишәрлекләре, күчемсез милек объектлары мәсьәләләре һәм сату-алу килешүләрен төзү буенча кадастр оешмаларында һәм күпфункцияле үзәктә эшли. Әмма бер ел элек Светлана үзенең һөнәри эшчәнлеген урман хуҗалыгына багышлау турында мөһим карар кабул иткән.
Бүген Светлана Аксубай урманчылыгында урман куллану инженеры булып эшли. Элек алган белемнәре һәм гамәли тәҗрибәсе аркасында, ул тиз юнәлеш ала.
– Мин монда эшли башлаганнан бирле, хезмәттәшләремнән ярдәм һәм хуплау тоям, – дип уртаклашты ул.
Монда аның эше урман җирләреннән файдалану турында документлар алып барудан, хисаплар формалаштырудан һәм караудан, шулай ук урман ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтне контрольдә тотудан гыйбарәт.
– Урманнан файдалану — халыкның урманнан агач әзерләү, дару үләннәре җыю, ял итү һәм авыл хуҗалыгын алып бару өчен файдалануы ул, – дип аңлата Светлана.
Нет комментариев