Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Сулыклардан сакланыгыз 

Район коткаручылары сулыклар буенча хәрәкәт итүдән сакланырга киңәш итәләр.

Язгы кояш нурлары астында эрегән су боз өстенә чыга. Төнлә һава температурасының төшүе сәбәпле, эрү бераз тоткарланып торса да, боз тышкы яктан клын булып күренсә дә, ул йомшак була. 

– Язгы боз мәкерле – шуңа күрә сулыкларда шуудан, боз өстенә керүдән сакланырга кирәк. Яр буенда боз аеруча куркыныч, боз җир белән тыгыз тоташмаска мөмкин, аның астында һава туплану ихттималы зур, – дип кисәтә районның баш коткаручысы Руслан Ибляминов. 

Коткаручылар район халкын игътибарлырак булырга чакыра. Язгы каникуллар вакытында балалар белән сулыкларда уйнарга ярамау турында әңгәмәләр үткәрергә. Күп кенә балыкчылар районнан читтә зур сулыкларга, елгаларга чыгалар. Боз астыннан балык тотарга яратучыларга да үз иминлекләре турында уйланырга кирәк, балык каптыру хирыслыгы фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Бозның теләсә кайсы мизгелдә аяк астыннан таралуы һәм суга төшеп китү ихтималы зур. Үз гомерегезне куркыныч астына куймагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев