Сулыклар кызыктыра, әмма коену тыела
Озакка сузылган эссе һава торышы кешеләрне сулыкларга чакыра.
Су өлкәрннәрне дә, балаларны да кызыктыра. Әмма Аксубай районында су коену өчен рөхсәт ителгән урыннар юк. Бу хакта сулыклар янында урнаштырылган аншлаглар искәртеп тора. Алар юкка куелмаган – чөнки пляжлар җиһазланган урыннарда, суга чумганда имгәнүләргә юл куймас өчен, суның төбе тикшерелә һәм чүп-чардан, тамырлардан чистартыла.
– Коену рөхсәт ителгән пляжлар исемлеге Россия МЧСның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе сайтында урнаштырылган. Пляжлар медицина һәм коткару постлары белән җиһазландырылган пляжларда гына коену рөхсәт ителә, – дип шәрехләде районның баш коткаручысы Руслан Ибляминов. – Тик кешеләр, сәламәтлекләрен һәм гомерләрен куркыныч астына куеп, барыбер суга керәләр. Ел башыннан Татарстанның су объектларында инде 27 кеше үлгән, шул исәптән ике бала. Халыктан тыюларга игътибар бирүләрен сорыйбыз. Су коенган очракта суда үз-үзеңне тотуның барлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк: еракка йөзмәскә, исерек килеш суга кермәскә һәм балаларга сулыкларга йөрергә, бигрәк тә өлкәннәрдән башка су коенырга рөхсәт итмәскә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев