Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сугыш ветераны Елисей Тимирясов тарихи дөреслекне саклау өчен тавыш бирде

Аксубайлылар ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча үз фикерләрен белдерүне дәвам итәләр.

Сугыш юлын узган педагогик хезмәт ветераны, Аксубай районының Мактаулы гражданины 96 яшьлек Елисей Мурзич Тимирясов та үз позициясен белдерде. Ул өйдә тавыш бирергә теләде һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары аның янына үзләре килде.

Елисей Мурзич Конституциягә төзәтмәләрне үзе актив кулланган басмалардан һәм Интернеттан өйрәнүе белән уртаклашты.

–Тарихи гаделлекне саклау өлешендәге төзәтмәләр өчен тавыш бирәм. Сер түгел, безнең бөек илебезнең тарихын бүген башкача язарга телиләр, күпләр фашистлар Германиясе белән көрәштә Советлар Союзының абруен төшерә. Үткәне булмаган теләсә кайсы дәүләтнең киләчәге юк, – дип ассызыклады ветеран.

Елисей Мурзич, мәктәптә тарих укытып кына калмыйча, ә бу тарихны үз күзләре белән күргән кеше, ул егетләр армиягә теләп барсыннар һәм кирәк булганда Ватан чикләре сагына бассыннар өчен, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү төп урынны алып торырга тиеш дип саный.

– Без Гомумроссия тавыш бирүнең беренче көненнән үк, күбрәк өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барабыз. Тавыш бирү башланганнан бирле 320 гариза эшләнде инде, бүген генә дә 50 гариза керде, яртысы – эшләнде, – дип уртаклашты участок сайлау комиссиясе рәисе Наталья Куштукова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев