Савгач авылында сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган тантаналы чара узды.
Кайнар нокталарда сугыш хәрәкәтләре ветераннары берләшмәсе районда иң бердәм һәм нәтиҗәле эшләүче оешмаларның берсе. Ул үлемне күргән, дусларын югалткан кыю кешеләрне берләштерә. Гомерләрен куркыныч астына куеп, Туган илгә хезмәт иткән ир-егетләр тыныч тормышта да уңышларга ирешкәннәр, җәмәгать тормышында да активлар.
Узган кыш Сергей Леонтьев инициативасы белән Савгач авылында ветераннар үз көчләре белән сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан сугышчыларга багышланган стела төзеделәр. 1 июльдә биредә Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне кысаларында тантаналы чара узды. Анда кайнар нокталарда хезмәт иткән элеккеге сугышчылар, шулай ук районнан башка төр гаскәрләр ветераннары катнашты. Стелла каршында Савгач урта мәктәбе укучылары мактаулы сакта тордылар. Бәйрәм ихлас һәм иркен шартларда узды. Тантананы авыл ветераннар советы рәисе Александр Васильев ачты.
– Безнең алда батырлык һәм каһарманлык үрнәге – монда безнең Бөек Ватан сугышында тыныч киләчәк өчен көрәшкән ата-бабаларыбызның исемнәре мәңгеләштерелгән, – дип билгеләп үтте ул. – Сезнең буынга да дары исен иснәргә туры килде – сез кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнаштыгыз. Сез – фронтовиклар истәлегенә лаек сугышчылар. Мин сезгә тыныч күк йөзе, сәламәтлек һәм хезмәт җиңүләре телим!
Җыелучыларны Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев сәламләде.
– Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга багышланган стела – районда тәүгесе, – дип ассызыклады ул. – Бөтен районнан хәрби гаскәрләр вәкилләренең хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган сугышчан иптәшләрен хөрмәтләп искә алу, хезмәт елларын хәтердә яңартыр өчен нәкъ менә бирегә килүләренә эчкерсез сөенәм һәм горурланам.
Тантанада катнашучылар алдында стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең ветераннар советы әгъзасы Павел Крюков чыгыш ясады.
Очрашуны оештыру хәстәрен күргән Сергей Леонтьев хәрби бергәлекләр вәкилләрен җылы сәламләде, иҗтимагый эштә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Элеккеге сугышчылар обелиск итәгенә венок, чәчәкләр салдылар. Хәрби хезмәт ветераннары ерак сугышлардан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ветеран-чик сакчылары берләшмәсе вәкиле Владимир Капитонов тантанага изге сугышчы-чик сакчысы Евгений Родионов иконасы белән килгән иде. Ул канонизациягә лаек булган замандашыбызның батырлыгы турында сөйләде. Бу хикәя катнашучыларда зур тәэсирләр калдырды.
Район Яшь армия хәрәкәте җитәкчесе Алексей Никитин катнашучыларны Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне белән җылы котлады.
Нет комментариев