Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сугыш геройлары турында хәтер исән

Яңа Чуаш Адәмсуы авылында Хәрби Дан обелискы ачылды.

Мемориалны ачу тантанасы узды. Эссе булуга карамастан, бу истәлекле вакыйгага олысыннанкечесенә кадәр бөтен авыл халкы, күп санлы кунаклар җыелган иде.

Бөек Ватан сугышы елларында Яңа Чуаш Адәмсуы авылыннан фронтка 105 кеше китә. 57 кеше җиңү белән кайта, 48е яу кырында һәлак була. Яңа Чуаш Адәмсуы авылында Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган һәйкәл озак еллар җирле истәлекле урын булып тора. Ул искерде һәм яңартуны таләп итте.

Авыл халкы һәм төрле шәһәрләрдә яшәп, кече ватаннары белән тыгыз элемтәдә торучылар Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәм барлык буын чик сакчылары истәлегенә яңа комплекс төзергә булганнар (бу авылда туып үскән ир-егетләрнең күбесе чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән). Акча җыйганнар һәм авыл җирлеге белән берлектә идеяне тормышка ашырдылар.

Мемориал Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм җиңү белән кайткан авылдашларның исемнәре язылган обелискны, Хәтер дивары каршында Мәңгелек утны, чик сакчылары гаскәрләренә багышланган монументны берләштерә. Барысы да пөхтә итеп тезелгән, бизәлгән, әйләнә-тирәсенә брусчатка түшәлгән, койма белән әйләндереп алынган, чәчәкләр утыртылган. Һәйкәл ачылган көнне биредә районның яшь армиячеләр хәрәкәте вәкилләре мактаулы сакта торды.

– Бу авылда тынычлык яулаучылар хәтере исән, – дип ассызыклады үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Камил Гилманов. – Сез үз башлангычыгызны тормышка ашырдыгыз, акча җыйдыгыз, барлык эшләрне мөстәкыйль башкардыгыз. Һәм бу мактауга лаек эш. Бүген иң мөһиме – авылны саклап калу. Без авыл халкының тормыш шартларын яхшырту, яшьләр авылда калсын өчен, социаль-көнкүреш шартлары белән тәэмин итүгә бөтен көчебезне куячакбыз.

Район җитәкчесе мемориал оештыру эшләрен оештырган Емелькино авыл җирлеге депутаты Анатолий Финогентовка район Советының Рәхмәт хатын тапшырды.

Катнашучылар алдында тантаналы төстә Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова чыгыш ясады.

– Яңа обелискны булдыруга өлеш кертүчеләрнең барысына да ихластан рәхмәт белдерәсе килә, – диде ул. – Җиңүнең ничек яулануын без беләбез, якты киләчәк өчен сугышкан якташларыбыз турындагы истәлекне менә бу монументта мәңгеләштердек. Яшь буын өчен – ул тарих дәресе кебек.

Муниципаль берәмлек җитәкчесе монументны торгызуда катнашкан һәркемне билгеләп үтте. Ул Александр Петровка, Владимир Семеновка, Александр Ямановка, Алексей Петровка, Иван Зайцевка, Константин Герасимовка, Николай Семеновка, Яков Калуковка, Федор Ивановка, Петр Красновка, Андрей Герасимовка, Николай Артемьевка, Анатолий Герасимовка, Николай Герасимовка, Андрей Зайцевка, Алексей Федоровка, Лазарь Прокопьевка, Константин Зайцевка, Анатолий Тимановка, Вячеслав Тимановка, Виктор Тимановка, Владимир Герасимовка, Петр Федотовка, Иван Никитинга, Егор Семеновка һәм Анатолий Финогентовка Емелькино авыл җирлеге башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүләкләнүчеләрнең шундый зур исемлеге Яңа Чуаш Адәмсуы авылында үзләренең кече ватаннары тарихына, ата-бабаларының якты рухына битараф булмаган кешеләр яшәве турында сөйли.

Җыелучылар алдында Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов чыгыш ясады.

– Сезнең ата-бабаларыгыз киләчәк буыннар тыныч илдә яшәсен, бәхетле булсын өчен гомерләрен кызганмаганнар, – дип ассызыклады ул. – Яшьләр бу истәлекне беркайчан да онытмасын һәм һәрвакыт моңа лаек булсын иде.

Чистай хәрби комиссариаты вәкиле Евгений Баранов, чик сакчылары ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Бобов, «ТР чик сакчылары берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Айрат Туктамышев сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Балалар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, сугыш еллары җырлары яңгырады.

Һәйкәлне тантаналы ачу булды: йөзләгән катнашучы символик кызыл тасманың киселүен, Хәтер диварыннан япманың төшерелүен күзәтте. Яу кырларыннан кайтмаган фронтовик якташлар хөрмәтенә ату залплары яңгырады, митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев