Емелькино урта мәктәбендә махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган мәктәпне тәмамлаучы Андрей Майоров истәлегенә хәтер тактасы ачылды.
Чарада Андрейның туганнары, авылдашлары, Емелькино мәктәбе укучылары һәм педагоглары катнашты.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
– Андрей Майоров Ватаныбыз өстендә тыныч күк йөзе өчен гомерен бирде, – диде ул. – Ул Ватан хакына тиңдәшсез батырлык кылды, ул – чын патриот. Без аны һәрвакыт истә тотачакбыз, яшь буынны аның кебек батырлар үрнәгендә тәрбияләячәкбез.
Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова, мәктәп директоры Алексей Никитин батыр сугышчыны яхшы сүзләр белән искә алдылар. Алар аның битараф булмавын, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәтен билгеләп үттеләр.
– Ачык йөзле, шат күңелле, кешене тыңлый белгән һәм аңларга сәләтле, ул һәрвакыт авыр минутларда ярдәмгә килгән. Якын дуслары аны шундый сүзләр белән искә алдылар.
Истәлек тактасын ачу тантанасында батырның якыннары – әнисе һәм сеңелләре катнашты. Майоровларның тату гаиләсе өчен Андрейның үлеме – сүзләр белән генә әйтеп биреп булмаслык авыр югалту, ул алар өчен кадерле, мәңге онытылмас кеше. Чечняда, “кайнар ноктада” хезмәт иткәндә алар аның өчен бик борчылганнар, һәрвакыт догада булганнар. Кораллы конфликт зонасында хезмәт итү тәҗрибәсенә ия кеше буларак, махсус хәрби операция башланганда ул читтә кала алмаган һәм Ватан өчен гомерен корбан иткән. Чыгыш ясаучылар улына шундый тәрбия биргән өчен сугышчының әнисенә рәхмәт сүзләре әйттеләр.
– Андрей Майоров безнең хәтердә һәрвакыт кыюлык, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булып калачак, – дип билгеләп үттеләр истәлекле тантанада. – Югалту авырлыгын бер генә нәрсә йомшарта ала – безнең хәтер, әлеге корбаннарның юкка булмаганын аңлау. Ул башкаларның тормышы, җирдәге тынычлык һәм иминлек хакына һәлак булды. Каһарманнар турындагы хәтерне саклау – безнең бурычыбыз. Сугышчының батырлыгы – иман, бурыч, антка тугрылык.
Хәтер тактасыннан ак пәрдә алынды, церемониядә катнашучылар үлемсез батырны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.
Нет комментариев