Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Судта өйрәнүләр

Аксубай район судында янгын-тактик өйрәнүләр оештырдылар.

Алар суд приставлары Идарәсе, МЧСның янгынга каршы бүлеге, ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе һәм полиция хезмәткәрләренең үзара хезмәттәшлеген тикшерү максатларында кварталга бер тапкыр үткәрелә.

Сценария буенча суд секретарьләре кабинетында “янгын“ чыкты, төтен бөтен бина буенча таралды. Тавышлы хәбәр бирү сигналы эшләп киткәннән соң барлык хезмәткәрләр һәм килүчеләр бинадан чыктылар.

Санаулы минутлар эчендә янгын урынына коткаручылар, медиклар, полиция хезмәткәрләре килеп җитте, гадәттән тыш хәл урыны чолгап алынды. Суд администрациясе бина эчендә бер хезмәткәрнең калган булуын хәбәр итте.

Коткаручылар беренче чиратта аны “янгын“ зонасыннан алып чыгарга ашыктылар. Аны медикларга тапшырганнан соң гына ялкын телләренә чик куюга керештеләр.

Суд рәисе Альбина Никитина хәбәр иткәнчә, эвакуацияләүне оператив оештырдылар, барлык хезмәткәрләр дә үз эшләрен белеп башкардылар, ничек эш итәсен бергә хәл иттеләр, шулай итеп алар күнекмәләрне гамәлдәге эш белән ныгыттылар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев