Ай яктысы астында коену: аксубайлыларны су коенуны тыю турындагы аншлаглар да, суда фаҗига да куркытмый
Су коену районда яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз өчен фаҗига белән тәмамланган.
Хатын-кыз Яңа Аксубай авылы янындагы буада коенырга тели. Авылдашлары шимбә көнне кич белән ярда аның әйберләрен табалар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм коткару номерына шалтыраталар.
– Фаҗига урынына ашыгыч рәвештә коткаручылар чыкты, водолазлар чакырылды. Тик оператив хезмәтләр килгәнче, аның мәетен җирле халык тапкан һәм сулыктан алып чыккан иде инде, – дип шәрехләде Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов. – Аксубай районында коену өчен махсус җиһазландырылган урыннар юк. Сулыкларда, шул исәптән әлеге объектта да «Коену тыела» дигән табличкалар бар.
Шуңа да карамастан, эссе һава торышы кешеләрне сулыкларга җәлеп итә. Табличкалар да, фаҗига дә кешеләрне туктатмый.
Бүген төнлә бердәм коткару нормерына – шул ук буада һәлак булган ханымның авылдашының су коенуы турында кабат хәвефле шалтырату килә. Бу хакта аның борчылган туганы шалтыраткан. Коткаручылар урынга чыгып, ай яктысы астында йөзәргә яратучы белән әңгәмә үткәрәләр. Җиһазландырылмаган урында коенган өчен аңа штраф түләргә туры киләчәк. Аның гамәлләре Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу буларак бәяләнә, моның өчен административ җаваплылык каралган.
Мондый хокук бозу өчен физик затларга – 1000 сумнан 1500 сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 4000 сумнан 5000 сумга кадәр, юридик затларга 40000 сумнан 50000 сумга кадәр штраф салына.
Әгәр дә коену өчен билгеләнмәгән урыннарда балалар күренсә, аларның ата-аналарын тәрбия буенча бурычларын үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартачаклар.
Кайда гына коенсагыз да, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен онытмагыз.
Җиһазландырылмаган урыннарда, исерек килеш су коену, кешеләр су коена торган урыннарда су транспортында (көймәләр, су мотоцикллары һ.б.) йөрү тыела. Таныш булмаган урыннарда суга сикерергә ярамый. Балаларны сулык ярында олылар каравыннан башка калдырырга ярамый. Ата-аналар балаларга сулыкларга үзләре генә чыгып, су коенуны тыярга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев