Су басу куркынычы юк
Соңгы яңалыклар

Су басу куркынычы юк

Язгы ташу һәм кешеләрне су басу куркынычы булган территорияләрдән күчерү турында алдан фаразланган булса да, коткаручылар сүзләренә караганда, су шулай да йортларга һәм корылмаларга кергән.

Районның бердәм диспетчерлык системасына район үзәге урамнарында яшәүчеләрдән хәбәрләр кергән. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе – Станислав Зайцев җитәкчелегендә хезмәтләр һәм ведомстволар юлларны һәм торак йортларны су басу турындагы беренче шалтыратулар буенча чыгып, проблеманы урыннарда ук хәл иттеләр.

–Барлык хәбәрләр дә тикшерелде, махсус техника эшли, су басуга аеруча нык дучар булган урыннарда су үткәрү торбалары чистартылды, – дип шәрехләде Станислав Зайцев. – Төнлә һава торышының түбән торуы суны тоткарлауда төп фактор булды, кар сулары акрынлап китә. Сулыкларга якын урыннарда су акрынлап йортларга һәм корылмаларга якынлашса да, аның кешеләр һәм хайваннар сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч юк. Гәрчә су баскан урыннардан эвакуацияләнгән кешеләр өчен вакытлыча тору урыннары, кайнар тукландыру белән тәэмин итү әзерлеге булса да.

Районда табигать бәла-казасына ирек бирелмәвен районның янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов та раслады.

– Язгы ташуга бәйле вәзгыять тотрыклы кала бирә, без су басу куркынычы булган зонада су дәрәҗәсен контрольдә торабыз, җаваплы затлар гидропостларны көненә ике тапкыр йөреп чыгалар, – дип шәрехләде районның баш коткаручысы.

 


Нет комментариев