Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Студентлар өчен практика узу мәҗбүри булырга мөмкин

Закон проекты белем алучыларның гамәли әзерлегенең бердәм формасын булдыруны күздә тота.

 

Россиядә вузларга барлык студентлар өчен практика узуны мәҗбүри оештырырга тәкъдим итәләр. Әлеге закон проектын Мәгариф һәм фән буенча Дәүләт Думасы комитеты карый. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Закон проекты белем алучыларның гамәли әзерлегенең бердәм формасын булдыруны күздә тота. Бу һөнәри әзерлекнең бер өлеше булып санала.

“Белем бирү оешмасы үз студентын практикага яки махсус курс узарга башка уку йортына, хәтта башка төбәккә җибәрү мөмкинлеге алачак. Студент махсус курс уза, анда тиешле белем һәм билге ала. Соңыннан бу дипломда да исәпкә алыначак”, - диелә министрлык хәбәрендә.

Баштарак Россия хөкүмәте закон проектын хуплап, әмма кисәтүләр ясап рәсми бәяләмә бастырган иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев