Студент эскәмиясеннән солдатлар сафына басачаклар
Район үзәгенең төп мәйданында Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентларын Россия Кораллы Көчләре сафларына тантаналы озату булды.
Тантаналы чарага барлык техникум коллективы җыелды. Дулкынландыргыч мизгел: тантана сәбәпчеләре Артем Васильев, Дмитрий Мясников, Марат Җиһангиров, Дмитрий Копанев һәм Станислав Морев иптәшләре каршында сафка бастылар. Бу – хезмәткә китәр алдыннан төркемдәшләр белән соңгы очрашу. Тантаналы линейканы район башлыгы Камил Гилманов ачты.
– Сез тормышка да, армиядә хезмәт итүгә дә ышанычлы әзерлекле, – дип ассызыклады ул. – Укытучыларыгызны, техникумны һәм районны сынатмассыз дип ышанам. Яхшы хезмәт итүегезне телим. Алда сезнең мөмкинлекләр күп. Районның чәчәк атуы өчен бергәләп эшләр өчен сезнең исән-сау хезмәт итеп кайтуыгызны көтеп калабыз.
Техникум директоры Фәрхат Аюпов студентларга игелекле хәер-фатиха сүзләре җиткерде. Җыелучыларның көчле алкышлары астында район җитәкчесе иртәгесе солдатларга Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамлау турында дипломнар тапшырды.
Техникумны тәмамлаучылар армиягә машина йөртүченең хәрби-учет белгечлегенә ия булып китәләр. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов аларга йөртү турында таныклыклар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев