Беренче яртыеллыкта Аксубай районында “административ штрафны түләмәү” маддәсе буенча 28 материал төзелгән.
Сан зур түгел кебек, әмма проблема җитди.
– Штраф түләмәгән һәр очрак өчен – законны бозу гына түгел, транспорт чарасыз калу куркынычы да, хәтта чит илгә чыгуда чикләү дә була ала, – дип аңлатма бирде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Нияз Гыймалетдинов.
Штраф карар үз көченә кергән вакыттан алып 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Штрафны билгеләнгән вакытта түләмәү икеләтә күләмдә штраф салуга китерә, ләкин 1000 сумнан да ким түгел, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тарту каралган.
Моннан тыш, штрафлар түләүдән качкан очракта, машина йөртүче Россия Федерациясе чикләреннән читкә чыгу хокукында чикләүләргә дучар булырга мөмкин. Бурычны түләттерүнең транспорт чарасын кулга алу кебек формасы да актив кулланыла. Соңыннан ул бурычны түләү өчен сатып җибәрелергә мөмкин.
Тәвәккәлләргә һәм закон көчен тикшерергә кирәкми. ТР буенча ЭЭМның дәүләт автоинспекциясе административ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.
Ахыр чиктә, штрафны вакытында түләп бару – законны үтәү генә түгел, сезнең хәрәкәт иреге һәм сәяхәт итү мөмкинлеге гарантиясе дә.
Нет комментариев