Җитештерү күрсәткечләре буенча «Аксу Агро» ҖЧҖнең сөтчелек комплексы бүген иң нәтиҗәле терлекчелек предприятиесе.
Бу объектта 3000 баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Бүгенге көндә савым сыерлары 1027 баш исәпләнә. Һәр көнне 26 тоннадан артык сөт савып алына. Бер сыердан уртача тәүлеклек савым – 20 килограммга якын. Бу – товарлыклы-сөтчелек фермалары арасында район буенча иң югары күрсәткеч. Җитештерүчәнлекне арттыру алдынгы технологияләр кертү хисабына мөмкин булды.
– Безнең резервлар да бар – 400 тана яңа елга кадәр бозауларга тиеш. Димәк, продукция күләме дә артачак, – дип сөйли сөтчелек комплексы идарәчесе Сәгыйт Җәлалетдинов. – Савымны 30 мең тоннага кадәр җиткерергә планлаштырабыз.
Сөтчелек комплексы эше сәнәгать предприятиесе эшчәнлеге белән чагыштырырлык – монда тәүлек әйләнәсе эш кайный, ул сменалап оештырылган. Комплексның бөтен эшчәнлеге савым цехында тупланган – көненә өч тапкыр сыерлар агымы саву процедурасын уза. Составында Ольга Чебуханова, Вера Саперова, Надежда Якушкина һәм Елена Матвеева хезмәт куйган смена предприятиедә иң яхшысы. Алар зур эш тәҗрибәсенә ия булган үз эшләренең осталары – комплекска нигез салынган көннән бирле эшлиләр.
– Безнең коллективта һәркем үз вазифаларына зур җаваплылык белән карый, – ди комплекс җитәкчесе. – Һәм һәркем уртак уңышка үз өлешен кертә.
Комплексның иң мөһим мәйданчыкларының берсе – профилакторий. Монда 3 айга кадәрге 200 баштан артык бозау асрала. Аларны тәрбияләү җайга салынган, дүрт тапкыр ашату каралаган. Булачак сөтлебикәләрнең көнлек артымы 750-800 грамм тәшкил итә. Бозау караучылар Ирина Маркитанова, Нәфисә Минабетдинова, Рәмия Хәмитшина тырышып хезмәт куялар. Комплекс җитәкчесе терлекчеләр Сергей Павловны, Госман Минабетдиновны да мактау сүзләре белән билгеләп үтте.
Нет комментариев