Сәрия Сабурская: Үз илеңә ышанырга һәм үзеңне лаеклы тотарга кирәк
Безнең дәүләт көчле, без үз Ватаныбызга ихтирамлы булырга тиеш, ди омбудсмен.
Бүгенге шартларда россиялеләргә борчылырга яки паникага бирелергә кирәкми, киресенчә, үзеңне лаеклы тотарга һәм үз илеңә ышанырга кирәк.
Бу хакта Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтте.
Дәүләт бүген россиялеләргә һәрьяклап ярдәм итә һәм моңа җавап итеп, алар да үз илләрен якларга тиеш, дип саный Сабурская. «Эшләргә кирәк, үз-үзеңне лаеклы тотарга һәм, әлбәттә, бер генә очракта да курыкмаска кирәк. Безнең дәүләт көчле. Без үз Ватаныбызга ихтирамлы булырга тиеш», — дип ассызыклады омбудсмен.
Искәртеп үтәбез, 21 февральдә Россия Президенты Владимир Путин ДНР һәм ЛНР бәйсезлеген тану турындагы указларга кул куйды. Берничә көннән соң халык республикалары Украина агрессиясенә җавап кайтаруга ярдәм сорап Россиягә мөрәҗәгать итте. 24 февраль көнне Россия Федерациясе ЛНР һәм ДНР халкын яклау максатында махсус хәрби операция башлады.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев