Беренче тапкыр Физкультурачы көне 1939 елның җәендә билгеләп үтелә һәм шуннан бирле массакүләм спорт сөючеләр август аеның икенче шимбәсен чын мәгънәдә үзләренең һәнәри бәйрәмнәре дип саныйлар.
Физкультура көненең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы Аксубай бистәсенең Яшьләр үзәгендә үтте. Чараның тантаналы өлеше башланганчыга кадәр монда бәйрәм мохите хөкем сөрде – сәхнәдә район Мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады.
– Менә инде озак еллардан бирле Аксубай спортчылары спортта югары күрсәткечләргә ирешәләр. Бу безнең районда көчле остазлар командасы формалашуын тагын бер кат исбатлый, – дип катнашучыларны сәламләде алып баручы Наталья Егорова. – Физкультурачы көнендә без сезнең тагын да югарырак үрләр яулавыгызны, җиңүләргә ирешүегезне телибез.
«Җитезрәк, биегрәк, көчлерәк» девизы һәрвакыт сезнең тормыш лозунгы булсын. Җыелган җитәкчеләрне, спорт оешмалары хезмәткәрләрен, тренерларны һәм физкультура укытучыларын Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов котлады.
– Район Президентыбызның халыкның сәламәт тормыш рәвешен үстерү программасын актив хуплый. Моның өчен безнең районда бөтен шартлар тудырылган: волейбол, баскетбол, мини-футбол, футбол белән шөгыльләнү мәйданчыклары бар. Хоккей тартмалары ачылды, “Яшьлек” спорт комплексы, “Дельфин” йөзү бассейны һәм чаңгы базасы эшли, аларда халык теләп шөгыльләнә. Дөрестән дә безнең район спортчылары район һәм республика ярышларында гына түгел, халыкара дәрәҗәдәге көч сынашуларда да югары нәтиҗәләргә ирешәләр, – диде Камил Камал улы, спортчыларның һәм тренерларның һәрвакыт сафта калуларын һәм, әйләнә-тирәдәгеләргә үрнәк булып, аларны даими занятиеләргә җәлеп итүләрен теләп.
Ул яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфинга, тренерлар Рәис Бикушевка, Александр Лодоркинга, Валерий Павловка Мактау кәгазьләре тапшырды. Сәхнәдә иң яхшы физик культура хезмәткәрләрен һәм иң яхшы тренерларны тантаналы төстә хөрмәтләделәр.
Баскетбол буенча тренер Фәрхат Гайнуллин һәм көрәш буенча тренер Җәмил Сәйфуллин Аксубай районында физик культура һәм спортны үстерүгә керткән хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.
Спорт мәктәбендә эшләүче хоккей буенча тренер Леонид Васильев, баскетбол буенча тренер Сәяр Кәлимуллин, йөзү буенча тренер Михаил Федоров һәм шулай ук “Яшьлек” универсаль спорт залы хезмәткәрләре – кадрлар буенча белгеч Светлана Ионова, баш хисапчы Евгения Садыйкова, сакчы-вахтер Валерий Сулбаев ТР спорт министрының Рәхмәт хатларын алдылар.
Тренерлар Ольга Васильевага, Владимир Альметкинга һәм Роман Волковка Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының Мактау кәгазьләре тапшырылды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталарына Марина Мельникова һәм Алевтина Денисова лаек булды.
– Безнең коллектив бик тату, бердәм. Бергә булганда без тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Хезмәтебезнең җимешләре дә бар – спортчыларыбыз югары үрләр яулыйлар, – дип рәхмәт әйтте яшьләр эше һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Радик Канәфин.
“Спорт мәктәбе” муниципаль учреждение директоры Нияз Хисмәтов та җыелучыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
– Спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары һәм шулай ук спорт сөючеләр, җанатарлар бу көнне чын мәгънәсендә үзләренең һөнәри бәйрәмнәре итеп саныйлар. Бистәнең яшь буыны арасында сәламәт, актив һәм физик яктан көчле булырга теләүчеләрнең күп булуы сөендерә. Шуның өчен дә физкультураның һәм спортның җәмгыятьтәге билгеләнеше бәя биреп бетергесез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, спортта уңышлар телим.
Нет комментариев