Спорт министры Владимир Леонов Аксубай универсаль технологияләр техникумында булды
Аксубай универсаль технологияләр техникумында Белем көненә багышланган линейка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимныннан башланды.
Аны техникум студентлары һәм укытучылар коллективы директор Фәрхат Аюпов җитәкчелегендә башкардылар. Линейка мәгариф учреждениесенең яңартылган бинасы каршында узды. Студентларны уку елы башлану белән котларга спорт министры Владимир Леонов һәм район башлыгы Камил Гилманов килде.
–Быел техникумны ремонтлауны тулы күләмдә тәмамлау өчен без бөтен көчебезне куйдык. Ремонт этаплап ун ел барды. Бездә бүлеп бирелгән акчалар бар әле һәм эшләр дәвам итәчәк. Бүген студентларга да, ата-аналарга да яңартылган бинага килү күңелледер, мөгаен. Казанда төп уку бинасы – дәүләт университеты булса, Аксубайда – техникум, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов. – Әлеге уку йорты бинасы диварларыннан чын һөнәр иясе булып чыгу өчен биредә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Без монда белем алучы яшьләрне сакларга, районда эшкә урнаштырырга һәм алга таба югары уку йортларына укырга керергә теләкләре булучыларга ярдәм итәргә тиеш.
Район башлыгы студентларга дөнья пролетариаты юлбашчысының: "Укырга, укырга һәм укырга!", дигән алтын сүзләрен искә төшерде. Район башлыгы сүзләренә караганда, тормышта һәм хезмәттә бары тик белемле булып кына уңышларга ирешергә мөмкин.
Төзүчеләр Леонид Охотников, Радик Ганиев, Ринат Рәҗәбов район башлыгы исменнән зур рәхмәт сүзләре кабул иттеләр. Техникумның уку һәм җәмәгать-көнкүреш корпусларын сыйфатлы һәм үз вакытында әзерләгән өчен «Стройинвест» ҖЧҖ подрядчы оешмасы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте, матди-техник базаны ныгытуга керткән шәхси өлеше һәм техникумны капиталь ремонтлау эшләрен нәтиҗәле оештыруы өчен АТТУ директоры Фәрхат Аюпов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Техникум эшчәнлегендә беренче чиратта укучыларны турыдан-туры үзләре белем алган техникум басуларында эшче белгечлекләргә өйрәтү тора. Укучыларның күбесе чәчүдә катнаштылар һәм урып-җыюда да эшлиләр. Район башлыгы безнең авыл хуҗалыгы районының киләчәге булган иң яхшы студентларны район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән Мактау грамоталары белән бүләкләде. Бүләкләргә Алмаз Мостафин, Инсаф Хөснуллин, Владимир Кузнецов, Рияз Фәхретдинов, Радион Федулов, Данил Васильев, Константин Михальчин, Дмитрий Мясников лаек булды.
Спорт министры Владимир Леонов, техникум шәкертләренә һәм укытучылар коллективына мөрәҗәгать итеп, барысын да истәлекле даталар – ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм район оешуның 90 еллыгы белән котлады.
– Бу – безнең тарих. Без барыбыз да үз ватаныбызда һәм үз һөнәребездә, үз хезмәтебез белән республикабызга тиешле бәя бирәбез. Бүген подрядчыларга гына түгел, ә басуларга чыгып эшләп үзләрен чын белгечләр итеп таныткан укучыларга да Рәхмәт хатлары тапшырылуы бик куанычлы. Димәк, сез техникумда лаеклы белем аласыз, – диде Владимир Леонов. – Күптән түгел әлеге уку бинасында булып киткән һәм фикерләрен минем белән уртаклашкан мәгариф министры, вице-премьер Рафис Борһанов бәяләвенчә, сезнең уку йорты республикада иң яхшы техникумнарның берсе. Сезнең территориядә нинди эшләр барганын күрәм – бу бик кыйммәт тора, бүген Аксубай үсә, ямьләнә, һәм министр буларак, спорт инфраструктурасы үсеше ягыннан сезнең районга ярдәм итүе бик күңелле.
Спорт министры билгеләп үткәнчә, район башлыгы белән бергә Аксубай районы территориясендә берничә проект гамәлгә ашырыла, шуларның берсе – Сабантуй мәйданында футбол кыры төзү. Спорт объекты «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты буенча төзеләчәк.
Студентларны һәм кунакларны бәйрәм белән техникум директоры Фәрхат Аюпов та котлады, ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгына техникумны капиталь ремонтлауда һәм матди-техник базасын җиһазландыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чөнки бер ел эчендә генә дә техникумны ремонтлауга 115 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелгән.
–Соңгы елларда техникум 200 процентка үзгәрде, без уңайлы шартларда эшлибез. Безгә зур ярдәм күрсәтелде. Теләсә кайсы дәрәҗәдә дә безнең техникум сынатмаячак, һәм без сезнең ышанычны акларбыз. Без Татарстанның чәчәк атуы өчен эшләячәкбез, – дип белдерде Фәрхат Аюпов.
Тантаналы линейкадан соң кунакларга уку һәм көнкүреш корпусларын, киенү-чишенү һәм душ бүлмәләре булган спорт залын, пешекчеләр һәм кондитерлар әзерләү өчен заманча техника белән җиһазландырылган кабинетларны, ашханәне тәкъдир иттеләр. Җиһазларның бер өлеше техникумга Казанда World Skills чемпионатын уздырганнан соң тапшырылган.

Өстәвенә, кунакларга да керү юлында катгый контроль үтәргә туры килде. Уку йортына кергәндә, коронавирус инфекциясе таралмасын өчен, аларның автомат рәвештә температураларын үлчәделәр һәм мобиль зарарсызландыргыч аша гына керергә рөхсәт иттеләр. Техникум студентлары да көн саен уку корпусларына шул рәвешле генә узачак.
Владимир Леонов һәм Камил Гилмановка заманча таләпләргә һәм белем бирү стандартларына туры китереп җиһазландырылган инглиз теле кабинетын да күрсәттеләр. Спорт министры укытучы Ольга Елисеева белән инглиз телендә аралашып, педагогка яңа уку елында уңышлар теләде.
Быел техникум диварларында 500ләп студент белем алачак, шул исәптән 125 укучы – беренче курс шәкерте, техникумда тулыландыру планы йөз процентка үтәлгән.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев