Спартакиада иң көчлеләрне ачыклады
Аксубайда ХХIХ район Спартакиадасы узды, ул иң актив физкультурачыларны, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны – район оешмалары һәм предприятиеләре, авыл җирлекләре вәкилләрен җыйды.
Андыйларның саны 450 кешедән артты. Район ярышларын ачу тантанасы үзәк мәйданда узды. Спартакиадада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов мөрәҗәгать итте.
– Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, авыл хезмәтчәннәре, яшьләр һәм мәктәп укучылары тормышының аерылгысыз өлеше булырга тиеш, – дип билгеләп үтте ул. – Чөнки физик яктан чыныккан кешенең эшкә сәләтлелеге югары була һәм эшендә зур уңышларга ирешә. Спорт белән шөгыльләнү өчен районда барлык шартлар да бар һәм киләчәктә дә без спорт корылмалары төзүне дәвам итәргә планлаштырабыз. Чын күңелемнән сезгә спортта казанышлар, эшегездә һәм укуда уңышлар телим!
Район Спартакиадасын ачу хөрмәтенә Россия һәм Татарстан әләмнәрен күтәрү хокукы спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтовка һәм Иске Ильдеряк мәктәбенең физкультура укытучысы Владимир Альметкинга бирелде.
Спартакиада -2020 программасына чаңгы узышлары, хоккей, волейбол, мини-футбол, йөзү, гер күтәрү, кул көрәше, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы кертелде.
Беренчелек өчен көрәш эмоциональ кискен һәм җанлы мохиттә узды. Командалар максималь югарырак күрсәткечләргә ирешергә омтылдылар һәм көндәшләре ягыннан да шундый ук каршылыкка очрадылар.
–Спортчылар яхшы әзерлекле, – дип билгеләп үтте яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин. – Тигез көчле спортчылар белән көндәшлек көч сынашу рухын күтәрә һәм шуңа бәйле рәвештә, нәтиҗәләргә тәэсир итә.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә: ир-атлар арасында волейбол баталияләрендә Шәрбән авыл җирлеге командасы беренче булды, Трудолюбово һәм Урмандеево авыл җирлекләре волейболчылары - икенче һәм өченче призлы урыннарда. Хатын-кызлар арасында әлеге спорт төрендә мәгариф бүлеге дружинасы лидер булды. Спорт мәктәбе һәм Емелькино авыл җирлеге командалары икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.
Хоккей матчы нәтиҗәләре: мәктәбенең ике командасы турнир таблицасында беренче ике позицияне алды, өченче урында –Татавтодор командасы. Мини-футбол буенча ярышларда да спорт мәктәбе беренче һәм икенче урыннарны яулады, Иске Ильдеряк җирлегенең «Сокол» командасы өченче призер. Канат тартышуда мәгариф бүлеге көчлеләре «югарылыкта» булды. Әлеге спорт төрендә икенче һәм өченче урыннарны спорт мәктәбе вәкилләре алды.
Иң көчле беләкле спортчылар ярышы спорт азарты белән узды. Яңа Ибрайдан Гомәр Мотыйгуллин 24 килограмм авырлыктагы герне максималь санда күтәрде. Рәис Бикушев (мәгариф бүлеге) – икенче, Фәнис Шәрипов (Иске Ибрай АҖ) өченче урыннарда. Хатын-кызлар арасында 16 килограмм авырлыктагы гер күтәрүдә Иске Ильдеряк авыл җирлегеннән Зинаида Краснова көннең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтте, Гөлкәй Хәсәншина һәм Зоя Шихрановага икенче һәм өченче урыннар бирелде.
Кул көрәше ярышлары спортның көч төрен яратучыларны үзенә җыйды. Монда җанатарлар да күп иде. Кул көрәштерүдә Алмаз Исламовка (мәгариф бүлеге) тиңнәр булмады. Айрат Хәлиуллин (Иске Ибрай авыл җирлеге) һәм Петр Лукин (горгаз) призерлар өчлегенә керделәр. Хатын-кызлар арасында спорт мәктәбе вәкиле Диләрә Латыйпова иң көчле булуын күрсәтте, икенче һәм өченче урыннарда – Зоя Шихранова һәм Раилә Сәлимова.
Өстәл теннисы буенча ярышларда Александр Перепелкин (АТУТ) иң нәтиҗәле катнашучы булып танылды. Икенче һәм өченче урыннарны Николай Камбулов (исполком район башкарма комитеты) һәм Фәнис Низаев (Иске Кармәт авыл җирлеге) үзара бүлештеләр. Хатын-кызлар арасында башкарма комитет хезмәткәре Миләүшә Стасенко барлык матчларда да җиңү яулады, Лилия Васильеваның очкосы бераз гына түбәнрәк булды, Надежда Сулейманова призерлар өчлеген япты (икесе дә спорт мәктәбеннән).
Спорт комплексында спортның әлеге төрләре буенча ярышлар барган арада, чаңгычылар дәртләнеп узыштылар. Эстафета ярышларында призлы урыннарны спорт мәктәбе, мәгариф бүлеге һәм Иске Ибрай авыл җирлеге яулады.
«Дельфин» йөзү бассейнында узган көч сынашулар түбәндәге нәтиҗәләр белән тәмамланды: 1, 2, 3 урыннар спорт мәктәбе, мәгариф бүлеге һәм Иске Ильдеряк авыл җирлеге командаларына бирелде.
Пневматик винтовкадан ату буенча Илдар Ислямов (башкарма комитет), Анатолий Охотников (мәгариф бүлеге), Владимир Капитонов (горгаз) иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Шахмат ярышлары нәтиҗәләре: 1 урында – Марат Сафин (Иске Ибрай АҖ), 2 урында – Алексей Альметкин (Иске Ильдеряк АҖ), 3 урында – Илнар Гафиятов (спорт мәктәбе). Хатын-кызлар арасында: 1 урында – Юлия Муртазина (мәгариф бүлеге), 2 урында – Диләр Латыйпова (спорт мәктәбе), 3 урында – Эльвира Әхмәтҗанова («Юность» УСЗ).
Эшчеләр саны 50гә кадәр булган учреждениеләр һәм оешмалар арасында гомумкоманда исәбендә 1 урын – «Юность» УСЗка, 2 урын – горгазга, 3 урын – «Хыял» приютына; эшчеләр исәбе 50дән артык булган коллективларда – спорт мәктәбенә, мәгариф бүлегенә һәм Татавтодорга бирелде.
Авыл җирлекләре арасында: 1 урында – Иске Ибрай авыл җирлеге, 2 урында – Иске Ильдеряк авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев