Социаль хезмәткәр һөнәрендә битараф кешеләр була алмый
Социаль өлкә хезмәткәрләре көнендә Аксубайда бәйрәм концерты узды.
Бөтен ил буенча бүген социаль өлкә хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Бу – халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә хезмәт куючылар, ярдәм итүчеләр бәйрәме. Социаль хезмәткәрләр – үз вазыйфаларын башкарып кына калучылар түгел, ә үзләренең шәхси вакытларын да кызганмыйча, тормышларының бер өлешен чит кеше ярдәменә мохтаҗ булганнарга багышлаучы кешеләр.
Бүген алар адресына төрле яклап котлаулар яңгырады. Үзәк паркта бу уңайдан мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм программасы оештырдылар. «Нежность» комплекслы үзәге, Федоровка интернат-йорты, «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен приюты хезмәткәрләре – кыскасы, һөнәри бәйрәмгә катнашы булган барлык кешеләр дә бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары булдылар.
Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов барлык котлауларга кушылды. Ул социаль өлкә хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
– Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар, сәламәтлек телим. Сезнең йөрәкләрегез һәрвакыт шундый ук ачык, игелекле, ярдәмчел булсын. Сез үз эшегезне намус белән башкарып кына калмыйча, үз канатыгыз астында булган кешеләрнең тормышларын тагын да яхшырак һәм ямьлерәк итәсез, аларга шатлык һәм өмет китерәсез, – диде үз чыгышында район башлыгы.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Аксубай районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцевадан, Аксубай округы благочинные, Феодосий Тотемский гыйбадәт йорты башлыгы Александр Качаевтан да җылы котлау сүзләре, матур теләкләр яңгырады.
Чараның тантаналы өлешендә социаль өлкә хезмәткәрләрен район дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.
Үзенә йөкләнгән бурычларны яхшы башкарганы һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү эшенә зур өлеш керткәне өчен Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортының административ-хуҗалык эшчәнлеге буенча белгече Анатолий Егоров Мактау грамотасына лаек булды.
Хезмәт вазыйфаларын намуслы башкаруы һәм югары һөнәри осталыгы, күпьеллык мактауга лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәте, югары күрсәткечләргә ирешүе һәм аеруча мөһим һәм катлаулы биремнәрне үтәгәне өчен «Хыял» балалар һәм үсмерләр социаль приютының социаль эш буенча белгече Гөлназ Сафинага бүләк тапшырылды.
«Нежность» комплекслы үзәге хисапчысы Тәксинә Гайфетдинова халыкка социаль хезмәт күрсәтү эшенә зур өлеш кертүе өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Социаль яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм камилләштерү өчен Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Рузилә Бәширова, «Нежность» комплекслы үзәге директоры Тәнзилә Габдрахманова, «Хыял» социаль приюты директоры Любовь Старшинина, республика матди түләүләр үзәгенең 4 нче бүлекчәсе мөдире Татьяна Кандалина район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Чара матур төсләр – район мәдәният йорты артистлары әзерләгән бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев