Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Согуд Гарәбстанында хатын-кызлар мөстәкыйль рәвештә сәяхәт итә алачак

Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте корольлектә гамәлдә булган кайбер законнарга үзгәрешләр керткән.

 

Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте корольлектә гамәлдә булган кайбер законнарга үзгәрешләр керткән. Нәтиҗәдә, хатын-кызлар чит илгә чыгу өчен мөстәкыйль рәвештә паспорт ала, шулай ук балигъ булмаганнарның опекуны була алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Согуд Гарәбстанының «Оказ» газетасына сылтама белән хәбәр итә.

Законга кертелгән үзгәреш нигезендә хәзер 21 яшькә җиткән хатын-кыз «опекунның мәҗбүри рөхсәтеннән башка гына мөстәкыйль рәвештә паспорт алу хокукына ия булачак».

Моңа кадәр гүзәл затларга чит илгә чыгу өчен ир-ат опекуннарның ризалыгын алырга туры килгән. Опекун ролендә ире, әтисе яки ир туганы чыгыш ясаган. Моннан тыш хатын-кыз ир-атлар белән беррәттән балигъ булмаган балаларның опекуны булу, яңа туган сабыйларны дәүләт органнарында теркәү хокукын алган.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев