Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Согуд Гарәбстаны хакимияте: Чит ил хаҗилары өчен хаҗ кылу мөмкин булмаячак

Шулай итеп, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, быел изге урыннарга хаҗ сәфәре белән бара алмаячак.

Дөнья күләмендә коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Согуд Гарәбстаны Корольлеге хакимияте 2021 елда хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен бары чикләнгән санда гына хаҗилар кертелү турында карар кабул ителүен игълан итте.

Гыйбадәт кылу өчен Корольлек территориясендә булган дин кардәшләребез генә кертеләчәк. Быел, һиҗри исәп буенча 1442 елда, Согуд Гарәбстаны хакимияте, коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, корольлектә яшәүче 60 мең кешегә генә хаҗ кылырга рөхсәт итте, дип яза ТР Диния нәзарәте.

Шулай итеп, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, быел изге урыннарга хаҗ сәфәре белән бара алмаячак.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев