Аксубайның «Нежность» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә приют тәрбияләнүчеләре өчен ризык әзерләү буенча осталык дәресе узды.
Үзәкнең «Эчпочмак» кулинария остаханәсендә балалар коймак пешерергә өйрәнделәр.
Алар коймак камырын үзләре тугладылар, чын аш-су осталары кебек, кайнар коймакларны әйләндереп, таба белән җиңел эшләргә өйрәнделәр.
Бүлмә балаларның аралашу, көлешүеннән гөрләп торды. Балалар үзләре әзерләгән ризыктан канәгать булдылар. Балаларның йөзләре елмаюдан балкыды.
Фото: «Нежность» КЦСОН архивыннан.
Нет комментариев