«Нежность» үзәгендә хезмәт алучы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Ришат Минабетдиновның иҗат кичәсе узды.
Тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр башкаручынының һәр чыгышын җылы, көчле алкышлар белән кабул иттеләр.
Артист үзенең тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләде. Кичә барышында ул ял итүчеләрне төрле музыка кораллары белән таныштырды.
Ришат Минабетдинов “Нежность”ка учреждениенең тернәкләндерү бүлеге һәм хезмәт күрсәтүче персонал хезмәтләреннән канәгать булып киткән дуслары тәкъдиме буенча килгән.
Нет комментариев